Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 2019 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продуктының артуы көтелә

Казан Ратушасында ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Федераль казначылык хезмәтенең ТР буенча идарәсе уртак коллегиясе узды.




Татарстанда 2019 ел нәтиҗәләре буенча 2018 елга карата тулаем төбәк продукты үсеше көтелә, сәнәгать җитештерүе индексы 101,3 процент тәшкил итәчәк. Бүген бу турыда Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Федераль казначылык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең уртак коллегиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шул ук вакытта төзелеш эшләре күләме һәм ваклап сату әйләнеше якынча узган елгы дәрәҗәгә туры киләчәк», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республиканың бюджетка кертемнәрне үстерү резервлары бар. Аның сүзләренчә бу, барыннан да элек, салым кертемнәре буенча бурычны түләтү буенча эшләргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2019 ел башыннан бурыч күләме 1,1 млрд сумга кимегән. Декабрьгә бурыч 8 млрд сумга якын тәшкил итә.


Бюджет керемнәрен үстерү резервларына килгәндә, чыгымлы оешмалар белән дә эшләргә кирәк. Республика җитәкчесе фикеренчә, алар банкротлык процедурасы өчен потенциаль клиентлар булып тора, шулай ук соры хезмәт хакын легальләштерү буенча эш алып барырга кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/tatarstanda-2019-el-ntilre-buencha-tulaem-tbk-produktyny-artuy-ktel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев