Заман сулышы

Татарстанда 2022 елда беренче бала табиблар гаиләсендә туган

Кызның әти-әнисе Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә эшли.

Татарстанда 2022 елда беренче бала табиблар гаиләсендә дөньяга килгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыз бала Мәскәү вакыты буенча 00.01 сәгатьтә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина университеты клиникасында дөньяга аваз салган. Авырлыгы — 2900 грамм.

Баланың әти-әнисе Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә эшли. Кызның әнисе — эпидемиолог, әтисе — анестезиолог-реаниматолог. Бу гаиләдә бер бала (2020 елгы малай) бар инде.

https://tatar-inform.tatar/

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Бала
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: