Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 2023 ел уртасыннан электрон паспортлар гамәлгә кертелә башлаячак

Яңа документ гражданинга кирәкле мәгълүматлар алу өчен бердәнбер ачкыч булачак.

Россиядә электрон паспортлар 2023 ел уртасыннан гамәлгә кертелә башлаячак, Мәскәүдә исә бу технологияне 2021 елның декабрендә үк сынап караячаклар. Мондый документны рәсмиләштерү ирекле булачак, дип белдерде Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

Аның сүзләренчә, электрон паспорт алганнан соң кәгазь документ гамәлдән чыгачак. Яңа паспорт пластик карта рәвешендә булачак, ул электрон формада кеше турындагы мәгълүматларны үз эченә алачак. Тышында паспорт хуҗасының фотосы урнаштырылачак, шулай ук исем-фамилиясе, әтисенең исеме һәм туган көне язылачак.

«Карта электрон формадагы мәгълүматны үз эченә алачак. Ул, кешенең бит сурәтен, бармак эзләрен һәм теркәлү адресын да кертеп, гражданин турындагы шәхси һәм биометрик мәгълүматларны саклау өчен кирәк», - дип аңлатты Хөкүмәт Рәисе урынбасары «Аргументы и факты» газетасына биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, яңа документ гражданинга кирәкле мәгълүматлар алу өчен бердәнбер ачкыч булачак. Мисал өчен, ул картага электрон имзасын кертә һәм дистанцион рәвештә документлар рәсмиләштерә, гаризаларга кул куя алачак.

Шул рәвешле, электрон паспорт дәүләт органнары белән үзара бәйләнешне гадиләштерергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Татарстанда 2022 елда массакүләм һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү күздә тотыла.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X