Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 2,5 мең гектарда урман торгызылган

Узган ел Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

 

«2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектарда ясалма урман утырту үткәрелде. 36 гектарда катнаш урман утырту, 542 гектарда табигый үсешенә булышу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте ул.

Татарстан  Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда урманнарны киселгән агачлардан, черегән агачлардан һәм чүп-чардан арындыру мәйданы 2598 гектар булды, һәлак булган урман агачлары мәйданы 1128 гектар тәшкил итте, дип өстәде ул. Шул ук вакытта «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман агачлары мәйданына карата» максатчан индикаторы 2019 елда 67,5 процент булды, бу планның 108 процентын тәшкил итә.

2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн сум.

Бу акчага 4,8 мең гектар мәйданда урман утырту һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн үсенте үстерү планлаштырыла.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев