Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга түләүләр тәртибен расладылар

Татарстан Министрлар Кабинеты 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр тәртибен раслады. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарына бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды.

 

Пособиене алу өчен Республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга һәм бала туу турындагы таныклыкның күчермәсен бирергә кирәк. Түләүне билгеләү яисә кире кагу турындагы карар гариза кабул ителгән көннән алып ун көн эчендә үзәк тарафыннан кабул ителә.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең җан башына уртача керем күләме бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта бирелә. Хәзер Татарстанда билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләме 8 мең 889 сум тәшкил итә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев