Заман сулышы

Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим иттеләр

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итте. Ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.

 

«65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне дистанцион эш режимына яки индивидуаль графикка күчерүне сорап, эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәбез», — дип искәртте спикер.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, ТР Министрлар Кабинетының 208нче карары нигезендә өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляциягә китәргә киңәш ителә.

Реклама

 

 https://tatar-inform.tatar/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: