Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда «Авыл укытучысы» программасында җиңгән 10 кеше берәр миллион сум алачак

Татарстанда «Авыл укытучысы» программасының 10 җиңүчесен сайлаячаклар. Алар бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум күләмендә акча алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләвен авыл торак пунктына яки эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яки 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшләргә килгән яки күчеп кайткан укытучы алачак», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Программада урта һөнәри яки югары белемле, квалификация таләпләренә һәм һөнәри стандартларга туры килгән укытучылар катнаша ала. Алар белем бирү оешмасы белән кимендә биш елга хезмәт килешүе төзергә тиеш.

Программа 2020 елдан 2024 елга кадәр гамәлдә. Катнашу өчен гаризалар һәм документлар кабул итү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/science/16-03-2022/tatarstanda-avyl-ukytuchysy-programmasynda-i-g-n-10-keshe-ber-r-million-sum-alachak-5851419

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев