Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда бакчачылыкка ярдәм өчен 550 млн сум акча бүлеп биреләчәк

Татарстанда бакчачылыкка ярдәм өчен быел 550 млн сум акча бүлеп бирелә. Республика бюджетында бу максатларга акча каралган. 

«Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык эше өлкәсендә аерым мәсьәләләре турында» закон проекты буенча депутат Валерий Власов чыгыш ясады. 

Ул бакчачылык эше социаль әһәмияткә ия булганын әйтте. Аның сүзләренчә, республикада 1 меңләп бакчачылык ширкәте исәпләнә. Республикада миллионга якын бакчачы бар дип исәпләнә. Һәр өченче гаилә бакчачылыкка ничек булса да бәйле.

«Татарстан җитәкчелеге бакчачыларга ярдәм мәсьәләсенә аерым игътибар күрсәтә. Республика бюджеты хисабына бакчачылык берләшмәләренең инфраструктура үсеше программасы гамәлгә ашырыла. Бу программа буенча ике ел эчендә 2 млрд 750 млн сум акча бүлеп бирелгән», — диде Власов.

Ул федераль закон буенча Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнары бакчачылык эшен алып баруга ярдәм итәргә хокуклы булганын искәртте. «Закон нигезендә эшне алып бару өчен бу өлкәдә республика закон проекты әзерләнде. Ул дәүләт хакимияте органнарының бакчачылыкта вәкаләтләрен билгели», — дип әйтте депутат.

Закон проектын кабул итү җирләрне куллану нәтиҗәлелеген һәм бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш үстерү күләмнәрен арттыру һәм шәһәр халкының ял итү шартларын яхшырту мөмкинлеген бирәчәк, дип ниятләнә. Закон проекты беренче укылышта кабул ителде. 

https://tatar-inform.tatar/news/society/16-03-2022/tatarstanda-bakchachylykka-yard-m-chen-550-mln-sum-akcha-b-lep-birel-ch-k-5851489

https://pixabay.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Акча биру