Заман сулышы

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил балаларга «Ал җилкәннәр» повестеннән өзек укыган

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина 25 майда башланган «Балаларга бергәләп укыйбыз» республика акциясенә кушылды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

 

Ул Александр Гринның «Ал җилкәннәр» әсәреннән өзек укыды.

Акциягә беренчеләрдән булып Татарстан мәгариф һәм фән министрлы Рәфис Борһанов кушылды. Ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәрен татар телендә укыды.

Реклама

Әлеге чарага теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен 1 минутлык видео яздырып, инстаграм һәм ВКонтакте челтәрләрендә 20 августка кадәр #читаемдетямрт хэштэгы белән куярга кирәк.

Иң яхшы эшләр «ТР Балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил призлары белән бүләкләнә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/culture/27-05-2020/g-z-l-udachina-balalarga-al-ilk-nn-r-povestenn-n-zek-ukydy-5745598

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: