Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда бер ир-атны яшен сугып үтергән

Кичә кич, Татарстанда гарасат котырган вакытта "Барс-Медиа" реклама агентлыгы директоры вазифасын ике еллап башкаручы, 28 яшьлек Фәнил Сафиуллинны яшен сугып үтергән. Бу хәл Арча районында булган. Якынча 20:30 сәгатьтә Ташкичү авылында көчле яңгыр ява. Ир-ат гаиләсе белән печәнне капларга йөгереп чыга. Шул вакытта ир-атны яшен суга да инде. Туганнары аны...

Кичә кич, Татарстанда гарасат котырган вакытта "Барс-Медиа" реклама агентлыгы директоры вазифасын ике еллап башкаручы, 28 яшьлек Фәнил Сафиуллинны яшен сугып үтергән.
Бу хәл Арча районында булган. Якынча 20:30 сәгатьтә Ташкичү авылында көчле яңгыр ява. Ир-ат гаиләсе белән печәнне капларга йөгереп чыга. Шул вакытта ир-атны яшен суга да инде.
Туганнары аны тиз арада Әтнә районы үзәк хастаханәсенә алып китә. Кызганычка каршы, Фәнил Сафиуллин юлда аңына килә алмыйча җан бирә.
Фәнил Сафиуллинның ике кечкенә баласы калган. Мәрхүмне соңгы юлга бүген озаталар. Гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: убила молния