Татарстанда беренче карның кайчан явуын синоптиклар хәбәр итте
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда беренче карның кайчан явуын синоптиклар хәбәр итте

Татарстан халкы бу сезонда беренче карны октябрьдә үк күрә алачак. Мондый фаразны «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйтте.

Аның сүзләренчә, киләсе айда кар яву ихтималы 50гә 50 дип бәяләнә.

«Мин бу ихтималлыкны 50гә 50 дип бәялим. Әмма төгәлрәк фаразны шул вакытка якынрак алырга мөмкин булачак», – диде Шувалов «Татар-информ» белән әңгәмәдә.

 


Нет комментариев