Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда «Безнең ишегалды - күршелек территориясе» акциясе башланып китте

«Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова иҗтимагый оешмаларга, яшьләргә, республика халкына «Безнең ишегалды – күршелек территориясе» акциясенә ярдәм итү инициативасы мөрәҗәгате белән чыкты.

 

Акциянең идеясе - республика халкына Татарстан Республикасы территориясендә ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту мәсьәләләре турында фикер алышуга иҗади якын килергә тәкъдим итү. Акция чаралары ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр булдыру гына түгел, ә халыкның игътибарын ишегалды территориясенә сакчыл караш, күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасы булдыру кирәклегенә юнәлтү дә мөмкинлеге бирәчәк.

Акция кысаларында Татарстанда яшәүчеләр өчен иҗади, спорт һәм интерактив чаралар үткәрү тәкъдим ителә.

«Безнең ишегалды: хыялымдагы ишегалды» дигән темага «рәсем». Әлеге эшләрдә заманча ишегалды киңлеген чагылдырырга һәм үзегезнең ишегалдын ничек күрергә теләвегезне сурәтләргә кирәк;

«Безнең ишегалды– күршелек территориясе» темасына «фото». Фото аша авторга ишегалды киңлегенең тышкы кыяфәтен, тату күршеләрегезне, ишегалды чараларын чагылдырырга, шулай ук ишегалдының яхшыртырга мөмкин булган якларые сурәтләргә тәкъдим ителә.

«Безнең ишегалды: чиста ишегалды – уңайлы шәһәр», «Безнең ишегалды – кунакчыл шәһәр», Безнең ишегалды: Спорт ишегалды – сәламәт шәһәр», «Безнең ишегалды – күршелек территориясе», «Безнең ишегалды: биредә танылган кеше яши» темаларына социаль видеороликлар . Катнашучыларга тату күршеләрне, ишегалларының чисталыгын чагылдырган видеозарисовка булдыру. тәкъдим ителә.

Бәйге 2019 елның 1 августыннан 1 сентябренә кадәр уздырылачак. Иҗади эшләрне акциянең электрон почтасына җибәрү сорала: nachdvor.rt@yandex.ru

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 22 июлендә «Бердәм Россия» бөтенроссия партиясенең төбәк сәяси советы каршындагы иҗтимагый берләшмәләрнең консультатив советы утырышы узды. Анда  30дан артык иҗтимагый коммерцияле булмаган берләшмә лидерлары катнашты. Чарада ТР халкының милли һәм республика проектларын эшләүдә, тормышка ашыруда, контрольдә тотуда актив катнашуы мәсьәләләре каралды. Иҗтимагый оешмалар лидерлары ТР Президенты тарафыннан хупланган «Безнең ишегалды» программасын формалаштыру буенча партия инициативасына югары бәя бирделәр. Хәзерге вакытта республика халкыннан программага тәкъдимнәр җыю бара. Барлыгы тугыз меңнән артык ишегалды төзекләндерү планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев