Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру дәвам итә

Президент программасы нигезендә 2021 нче елда республика буенча 1074 ишегалды төзекләндереләчәк. Лениногорскидагы 29 ишегалды да төзекләндерелеп яңа төс алачак.

“Безнең ишегалды “ программасы республика буенча 40 районны үз эченә алачак. Бары тик Питрәч, Әтнә, Кайбыч районнарына гына кагылмаячак, чөнки бу районнарда ишегалларын төзекләндерү  узган елда төгәлләнгән. Күпчелек эш Казан, Түбән Кама, Зеленодольск, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә барачак. Ишегалларында  җәяүле һәм машина юллары , ял итү урыннары, балалар уен мәйданчыклары, спорт белән шөгыльләнү урыннары төзекләндереләчәк. Әмма , ничек кенә булмасын, төзекләндерү , тораклар тирә-ягында җәяүлеләргә бәйләнешле урыннарны  һәм яшеллекне бөтен килеш саклап калуны нигездә тота.

   2020 нче елда Татарстанның  43 муниципаль районында һәм 2 шәһәрендә 1091 ишегалды яңа төс алды. Ишегалларын төзекләндерү  программасы 270 километр яңа тротуар җәяргә, 4000 яктырту баганасы куярга,  300 мең квадрат метр  территорияне  өстәмә яктыртырга мөмкинлек бирде.  Үзизоляция вакытында  республикада яшәүчеләр өчен, ишегаллары төзекләндерүгә кагылышлы кайнар линия эшли башлады.  Социаль челтәрләрдәгеhttp://dvor.tatar сайтында, ватсапп аша да,  бу эшкә кагылышлы фикерләр әйтергә, сораулар бирергә мөмкин. “Безнең ишегалды” программасы Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән  гамәлгә кертелде. Әлеге программа нигезендә 2024 нче елга 6923 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

  Шулай ук быел, уңайлы яшәү мохиты федераль программасы буенча Бөтенроссия тавыш бирүе  булачак һәм  2022 нче елда төзекләндереләчәк объектлар  билгеле булачак.

  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев