Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида буран, көчле җил һәм яңгыр көтелә

Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада аязучан болытлы һава торышы була. Җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Урыны белән, шулай ук Казанда да, төнлә кыска вакытлы буран һәм бозлавык фаразлана.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк, вакыты белән секундына 17-22 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.

Төбәктә һава температурасы төнлә -3..+2 градус, көндез +1..+6 градусов була. Республика башкаласында төнлә 0..+2 градус, ә көндез +4..+6 градус фаразлана.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча Татарстан территориясендә һава температурасының төшүе көтелә. Шул ук вакытта карлы һәм җилле һава торышы саклана.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/26-03-2022/tatarstanda-buran-k-chle-il-m-ya-gyr-k-tel-5852197

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода в лениногорске