Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда быел 1,7 мең км дан артык юл төзелгән һәм төзекләндерелгән

Татарстанда быел 1,7 мең км дан артык юл төзелгән, капиталь төзекләндерелгән, шул исәптән 433 км төбәк әһәмиятендәге юллар. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

 

Татарстанда бер ел эчендә 61,76 км төбәк автомобиль юллары, 13 күпер, 4 юлүткәргеч төзелгән һәм үзгәртеп ясалган. 371, 6 км төбәк әһәмиятендәге юллар һәм алты күпер ремонтланган.

«Быел 721 км муниципаль юллар төзелде һәм төзекләндерелде, бу ишегалларын да исәпкә кертеп. 2,6 млн квадрат метрны җиде метрлы юлга бүлеп исәпләсәк, 370 км юл дигән сүз», — диде Фәрит Хәнифов.

Торак пунктларда 142 км озынлыктагы 380 урамда вак таш-ком катнашмасы сибелеп, норматив хәлгә китерелгән. 312 км озынлыктагы 340 урамда асфальт-бетон өслеккә ремонт ясалган. Муниципаль юл фонды хисабына 120 км озынлыктагы 270 объект ремонтланган. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X