Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда быел котыру чире 2,4 тапкырга күбрәк теркәлгән

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда котыру чире очраклары арткан. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев хәбәр итте.

 

"14 августка Татарстанның 10 муниципаль берәмлегендә, 12 торак пунктта 12 котыру чире очрагы теркәлде. Югары Ослан һәм Лениногорск районнарында бу чир ике эттә ачыкланды. Спас районында аны янут сыман эт йоктырган. Шулай ук авыру төлкеләр белән бәйле 8 очрак бар. Болар: Мөслим, Питрәч районнарында – икешәр, Буа, Биектау, Спас, Минзәлә, Саба, Тукай районнарында берәр очрак", - дип сөйләде Айрат Гәрәев.

Урынбасар сүзләренчә, әлеге сан узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 2,4 тапкырга күбрәк.

“Котыру чирен таратучылар арасында беренче урында кыргый җәнлекләр тора. Бигрәк тә төлке яман вирусны таратучы буларак билгеле. Авыру очракларының яртысыннан күбрәге төлкеләр катнашында килеп чыга.

Татарстанда эпизоотик ситуацияне яхшырту максатыннан, июнь аенда дәүләт ветеринария хезмәткәрләре, аучылар белән берлектә, кыргый җәнлекләргә каршы перораль иимунизация (даруны ашату) үткәрде. Кыргый җәнлекләр йөри торган урын-сукмакларга 460 мең доза "Рабивак-О/333" вакцинасы куелды", - диде Айрат Гәрәев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/17/169865/

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев