Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә

Гражданлык актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә.

ТР Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин сүзләренчә, хәтта мөселман ирләре-хатыннары да гаилә корырга ашыкмый. Бу хакта ул бүген IT-паркта IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының “Милли тормыш һәм дин” секция утырышында әйтте.

Рөстәм Хәйруллин “Балаларга дини тәрбия биргән вакытта ата-аналары белән параллель эш алып баруның әһәмияте” дигән тема белән чыгыш ясады.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/19/168175/

pixabay.com фотосы


Нет комментариев