Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда Covid-19 авыруыннан сигезенче пациент вафат булды

Татарстанда Covid-19 авыруыннан үлүнең сигезенче очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

«Түбән Кама районында яшәүче 1941 елда туган кеше вафат булды», - диде ул.

Ир-ат 1 майдан башлап Түбән Кама районы хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә коронавирус инфекциясенең авыр формасыннан дәвалана. Аңарда ике яклы полисегментар пневмония була. 6 майдан ир-атны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Ир-ат хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма белән чирләгән.

Бүген Татарстанда Covid-19 коронавирусының 80 яңа очрагы расланган. Алар барысы да элемтә юлы белән инфекция алган очраклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанда —  61 кеше. Чаллыда - дүрт очрак, Чүпрәле районында — бер зарарлану очрагы, Алабуга районында — бер, Яшел Үзәндә дүрт очрак теркәлгән. Шулай ук Лаешта — бер, Мамадыш районында — ике, Түбән Камада — дүрт, Саба районында — бер, Тукай районында бер авыру очрагы ачыкланган.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/18-05-2020/tatarstanda-koronavirusny-80-ya-a-ochragy-raslandy-5743394

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев