Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда COVID-19 буенча тәүлек буе консультация бирү өчен кайнар линия эшли

Татарстанда коронавирус белән бәйле мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирү өчен кайнар элемтә телефоны 25 ноябрьдән башлап тәүлек буе эшли.

Консультацияне татар һәм рус телләрендә алып була. Татарстанлыларның сорауларына Лилия тавыш ярдәмчесе җавап бирә. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итте.

8 (800) 222-59-00 номерына шалтыратып татарстанлылар коронавирус инфекциясе турында актуаль сораулар буенча консультация, дарулар белән тәэмин итү турында мәгълүмат ала.

«Хәзер республиканың сәламәтлек саклау системасына йөкләмә зур. Шуңа күрә коронавирус белән бәйле барлык сорауларга оператив консультация бирү. Моның өчен без Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгындагы коллегалар белән махсус бердәм кайнар элемтә ачтык, операторлар штатын арттырдык», - диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X