Татарстанда ел ахырына кадәр социаль әһәмияткә ия барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвешкә күчереләчәк. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстанда 219 дәүләт һәм муниципаль хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә. «Ел ахырына кадәр калган 91 хезмәт тә электрон рәвешкә күчереләчәк», - дип планнары белән уртаклашты Хәйруллин.
Аның сүзләренчә, әгәр узган елның гыйнварында барлык хезмәтләрнең 5 проценты гына электрон рәвештә күрсәтелсә, быелның июнендә әлеге күрсәткеч 70 процентка җиткән.
«Цифрлаштыру елы кысаларында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында барлык хезмәтләрне дә электрон рәвештә алып булачак», - дип искәртте министр һәм хезмәтләрне цифрлаштыру Татарстан халкының вакытын янга калдыруга юнәлдерелүен әйтте.
Хәйруллин шулай ук порталда Болгар һәм Зөягә билетлар сатуны оештыруга бәйле планнары белән дә уртаклашты.
2022 елның 6 аенда ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша 72,7 мең электрон гариза тапшырылган. Гаризаларның күбесе I сыйныфка кабул итү (30 мең гариза), аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балага пособие билгеләү (11,1 мең) һәм кадастр планында җир кишәрлеге схемасын раслауга (3,3 мең) кагыла.
https://photo.tatar-inform.ru/
Нет комментариев