ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ел башыннан 7 меңнән артык торак йорт исәпкә куелган

Татарстанда 2026 ел башыннан 7 183 торак йорт кадастр исәбенә куелган, дип хәбәр иттеләр Росреестрның төбәк идарәсендә.

Бу объектларның гомуми мәйданы якынча 980 мең кв. м тәшкил иткән.

Республика халкы йортларны ешрак кирпечтән төзегән. БДКМР мәгълүматлары буенча, бу материалдан гомуми мәйданы якынча 570 мең кв.м булган 4 меңгә якын шәхси торак төзелеше объекты төзелгән. Агачны сирәгрәк сайлаганнар – 820 шундый йорт теркәлгән. Барыннан да азрак блоклы йортлар төзелгән – 188.

Катлары буенча бер катлы биналар өстенлек итә: алар 4 987 исәпкә куелган. Ике катлы йортлар – 2 072, өч катлылары – 124.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров искәрткәнчә, язын шәһәр читендәге күчемсез милеккә кызыксыну арта, һәм күпләр шәхси йортлар төзи башлый.

 

Татар-информ

 


Нет комментариев