Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ел саен табибларның 50 проценты квалификациясен күтәрә

Татарстанда 18 мең табибның яртысына якыны квалификация күтәрү курслары уза. Бу хакта табиб-онколог, КДМА директоры, РФА әгъза-корреспонденты Рөстәм Хәсәнов Андрей Кузьминга әңгәмә барышында сөйләде.

 

«Татарстанда якынча 16-18 мең табиб эшли. Шулардан [КДМАда] без 8 меңгә якын кешене укытабыз», — диде Хәсәнов.

Хәзер табибларны башка белгечлеккә яңадан әзерләү курслары нибары дүрт ай алып тора.

«Моннан тыш, без ординатурада ике ел дәвамында 400гә якын ординатор өйрәтәбез. Аспирантурада укытабыз. Елына 10 меңнән артык табиб яңадан әзерлек һәм квалификация күтәрү курсларын уза», — дип билгеләп үтте КДМА директоры.

Күп кенә студентлар бюджет акчалары хисабына белем ала, аларның күбесе укуны бетергәч Татарстанда эшләргә кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев