Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ерак юлга йөрүче фура шоферы йөк автомобилен сүндергәндә тәнен пешергән

Татарстанның М7 трассасында ерак юлга йөрүче фура шоферы йөк автомобилен сүндергән вакытта тәнен пешергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

Бүген 6.49 сәгатьтә 112 бердәм номерына М7 трассасының 992нче чакрымында – республиканың Алабуга районында «Муш» кафесы янындагы стоянкада фурага ут кабуы хакында хәбәр килгән.

Урында ачыкланганча, йөк автомобиленең йөртүчесе фураны үзе сүндерергә тырышып караса да, нияте барып чыкмаган һәм нәтиҗәдә тәнен пешергән.

Йөк автомобилен сүндерүдә барлыгы 14 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев