Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда эшләүче һәр кешегә 3-4 банк картасы туры килә

2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча татарстанлыларның кулында 7,3 миллион банк картасы бар. Бу республикада эшләүче һәр кешегә 3,4 карта туры килә дигән сүз.

Россия Банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе урынбасары Диләрә Хәбибуллина «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Татарстанлылар көн саен товар һәм хезмәтләргә түләү буенча 2 миллионнан артык транзакция ясый. Узган елдагы күрсәткечләр белән чагыштырсак, банк карталары буенча операцияләр саны – 33, аларның күләме 15 процентка арткан», - дип искәртте Хәбибуллина.

Аның әйтүенчә, тулаем алганда Татарстан буенча 2019 елның беренче яртыеллыгында банк карталарын кулланып товар һәм хезмәтләргә түләү буенча 244 миллион операция башкарылган, аларның гомуми күләме 206 миллиард сумга якын тәшкил иткән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194933/

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев