Татарстанда этләрне тоту һәм йөртү кагыйдәләре кырысланды
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда этләрне тоту һәм йөртү кагыйдәләре кырысланды

Татарстан Министрлар Кабинеты йорт хайваннарын тоту һәм йөртү таләпләренә үзгәрешләр кертте. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Документ күпфатирлы йортларда яшәүче эт ияләре өчен берничә җитди чикләү кертә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Төп яңалыкларның берсе эре токымлы этләрне йөртүгә кагыла. Хәзер җилкә биеклеге 55 сантиметрдан арткан этләрне гомуми файдалану урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә йөрткәндә, хуҗалар аларны озынлыгы бер ярым метрга кадәр булган кыска каештан (поводок) тотарга һәм авызлык (намордник) кидерергә тиеш.

Моннан тыш, республикада федераль исемлеккә кергән потенциаль куркыныч токымлы этләрне коммуналь фатир бүлмәләрендә һәм берничә гаилә яши торган торак биналарда тотуга тыю кертелде. Бу яңа чикләү карар көченә кергәнче гражданнар милкендә булган хайваннарга кагылмый.

Документ шулай ук теләсә нинди йорт хайваннарын күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм ишегалларында тотуны рәсми рәвештә тыйды. Подъездлар, баскыч мәйданчыклары, коридорлар, лифтлар, коляска кую урыннары, чердаклар, подваллар, шулай ук йорт янындагы балалар һәм спорт мәйданчыклары хайваннарны даими тору урыны буларак кулланыла алмый.

ЧЫГАНАК

 


Нет комментариев