Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда, фермада янгын башлангач, туксаннан артык сыерны эвакуацияләгәннәр

Татарстанның Алабуга районы Соколка авылы фермасында янгын башлангач, 92 сыерны эвакуацияләгәннәр.

Бу хакта  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алабуга районының Соколка авылында мөгезле эре терлек фермасында янгын чыгуы турында хәбәр 112 бердәм номерына 17.42 сәгатьтә килгән.

Янгын терлекләргә азык әзерли торган бинада чыккан.

Утны 15 минут эчендә сүндергәннәр. Янгында беркем дә зыян күрмәгән, фермада эшләүчеләр бинадан 92 сыерны эвакуацияләгән.
 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев