Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана

Дүшәмбе көнне, 15 августта, Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Форумның беренче сменасы (ул «Профессионаллар» дип атала) Биләр тыюлыгы территориясендә ачыла. Сменада Россиянең 120 һөнәри белем бирү оешмасыннан 400 студент катнашачак.

Бу көнне форум мәйданчыгы буйлап тур оештырылачак, шулай ук сменаның программасы һәм чаралар планы тәкъдим ителәчәк.

Быел форум өч смена форматында 15-31 августта үткәрелә, ул Россиянең барлык югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларын берләштерер дип көтелә. Сменалар өч максатчан аудиториягә (һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен - «Профессионаллар», югары уку йортларында белем алучылар өчен - «Университетлар» һәм барлык уку йортлары студентлары өчен – «Берләшмәләр») бүленгән.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-forum-ligasy-studentlar-belem-biru-forumy-baslana-5858705

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев