Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда икенче сыйныф укучысы укытучысын кыйнаган

Укытучы икенче сыйныф укучысы тарафыннан кыйналуы турында полициягә гариза язган.

 

Шаккатыргыч вакыйга Чаллыдагы 44 нче мәктәптә килеп чыккан. «Челнинские известия» язганча, икенче сыйныф укучысы һәм яшь укытучы арасында бәхәс килеп чыккан. Тәнәфес вакытында тиктомас укучы малай ике сыйныфташын кыйнаган. Укытучы аны туктатырга тырышкач, малай аңа да йодрыклары белән ташланган, кыйный башлаган. Хатын-кызның тәнендә күгәргән эзләр барлыкка килгән.

Бу хәл педагог өчен соңгы тамчы булган, чөнки әлеге малай элек тә үзен начар тоткан - сыйныфташлары белән сугышкан. Әнисе дә бу хакта кисәтелгән булган. Мәктәп педагоглары сүзләренә караганда, ул дәгъваларга җавап бирми һәм улының тәртибе белән барысы да әйбәт дип саный. 44нче мәктәптә әлеге бала күптән түгел укый, икенче чиректә күчкән, малай дәресләргә килмәгән.

Шәһәр Эчке эшләр идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, укытучы судмедэкспертлардан алынган нәтиҗәләр буенча, кыйналган урыннарны теркәгән. Гариза белән бергә әлеге фотосурәтләрне полиция бүлегенә тапшырган. Хәзер бу хәлне балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәрләр тикшерә. Аларга гаилә белән танышырга, баланың нинди шартларда тәрбияләнүен тикшерергә туры киләчәк.

 

 http://shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев