Реклама
Мәктәп укучысы дүшәмбе көнне, 18 гыйнварда югалган.
Яшел Үзән мәктәп укучысын инде дүртенче көн эзлиләр. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.
Кызның буе 160 сантиметр тирәсе, ябык гәүдәле, җирән чәчле, күзе яшькелт-зәңгәр төстә.
Өстенә кара төстәге кыска пуховик, соры свитер, чалбар, соры-алсу төстәге шарф, аягына кара ботинка кигән. Үзе белән кара биштәр алган.
Кызның кайда икәнлеген белүчеләр яки аны күрүчеләр булса, 8-967-46-64-911 яисә 112 телефоннарына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз