Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала.
Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар үзләренең туганнарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга — хәрбиләргә һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар бастырып чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #минемГеройминемГаилә (#мойГероймояСемья) хештегы булырга тиеш.
Акция 2024 елның 2 апреленнән 9 маена кадәр үткәрелә. Анда танылган татарстанлылар катнашыр дип көтелә.
Нет комментариев