Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда инвалидларның хокукын яклау буенча кайнар линия эшли башлады

Линиягә 8 (843) 557-21-25 телефоны буенча шалтыратырга була.

 

16 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр ТР хезмәт министрлыгында инвалидлар хокукы буенча кайнар линия эшли. Бу хакта мәгълүматны хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте тәкъдим итә.

Кайнар линия телефоны: 8 (843) 557-21-25. Телефон эш көннәрендә 9.00-18.00гә кадәр эшли, төшке аш 12.00-13.00гә кадәр. Моннан тыш Alfiya.Bikbaeva@tatar.ru электрон адресына мөрәҗәгать итәргә дә була.

Ведомство белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле кешеләр турында мәгълүмат кабул итә. Алар инвалидларны һәм инвалид-балаларны тернәкләндерү үзәкләрендә чакырулы кунак булырга мөмкин. Моның өчен инвалидлыгы булган кешенең исем фамилиясе, туган көне, яшәү адресы, элемтә өчен телефон һәм электрон почта адресы кирәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X