Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда халык үлеме күрсәткечләре югары булган районнар арасында Лениногорск та бар

Сәламәтлек саклау министры һәр муниципаль районда халык үлеменә анализ ясалганын әйтте.

Татарстанда шәһәр һәм муниципаль округларда, халык саны буенча бертөрле шәһәр-районнар чагыштырылып, үлем күрсәткечләренә анализ ясалган. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үлем күрсәткечләре югары булган районнарны атады.

Казанда үлем күрсәткече Чаллыга караганда 11 процентка югары. Лениногорскида үлем, Түбән Кама белән чагыштырганда, 35 процентка күбрәк булган.

«Буа һәм Питрәчтә үлем күрсәткечләрендә аерма 42 процент. Халкы 30 меңнән кимрәк районнар арасында иң зур үлем күрсәткечләре Мөслим, Кама Тамагы, Чүпрәле районнарында. Әйтик, Мөслим районында үлем күрсәткече, Теләче районына караганда, 35 процентка артык», — дип белдерде  министр Марат Садыйков.

 

https://tatar-inform.tatar

Леонид Марков фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X