Заман сулышы

Татарстанда көннәр суыта

Бүгенге көннән Татарстан территориясендә салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайты хәбәр итә.



 

 

Бүген явым-төшем көтелми, талгын җил исә. Көндез һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итә. Белгечләр шулай ук юлларда бозлавык барлыкка киләчәге хакында кисәтә.

Реклама

Алдагы ике көндә дә сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Башлангыч фаразларга караганда, шимбә һәм якшәмбедә термометрның терекөмеш баганасы -13, аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4..-10 градус тәшкил итәр дип көтелә. Шулай ук болытлы һава торышы саклана, җил көньяк-көнчыгыштан, талгын.

  • «Татар-информ» агентлыгы КФУ профессорына сылтама белән декабрьнең икенче декадасында температура нормадан дүрт градуска югарырак булачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: архив/Владимир Васильев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: