Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

«Пациентларның хәле уртача авырлыкта. Бу алар тормышына зур куркыныч янамый дигән сүз. Бу статус интенсив дәвалауны сорый. Үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратларында пациентлар юк», — диде Галимова.

Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр ике кеше, 30 дан алып 50 яшькә кадәр — дүрт, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр — өч кеше.

Татарстанда бүгенгә коронавирусның барлыгы 50 очрагы ачыкланган. 35 очрак — Казанда, бишесе — Чаллыда, Питрәч, Биектау районнарында — икешәр, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Әлмәт районнарында — берәр очрак. Өч очрак Казанда, өчесе Чаллыда, Әлмәт, Биектау районнарында — берәр очрак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев