Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирусның 5 яңа очрагы ачыкланган

Татарстан табиблары республикага чит илләрдән кайткан һәм башка кешеләр белән контактка кермәгән гражданнарда коронавирусның 5 яңа очрагын ачыклаган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

«Аларның дүртесе – Татарстан гражданнары, бишенчесе — Россиянең башка төбәгеннән. Хәзерге вакытта барысы да Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана», - диде ул.

Франциядән кайткан ике кешене Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә аэропорттан алып килгәннәр.

Тагын 3 кеше Швейцария һәм Испаниядән кайтканнан соң карантинда утырган, аларны хастаханәгә өйләреннән китергәннәр.

«Коронавирус йоктыручыларның барысы да табиблар күзәтүендә. Пациентлар үзләрен яхшы хис итә, хәлләре канәгатьләнерлек, температуралары юк, авыру җиңелчә формада уза», - дип искәртте Галимова.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев