Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирустан ундүртенче кеше вафат булды

Татарстанда коронавирустан үлүнең 14нче очрагын расладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

 

«20 июньдә Түбән Камада яшәүче 1940 елда туган хатын-кыз вафат булды. 12 июньдә ул Covid-19 вирусы аркасында килеп чыккан полисегментар ике яклы пневмония белән Түбән Кама үзәк район күпрофильле хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә озатылды», — дип хәбәр итте Галимова.

Пациенткада шикәр диабеты, хроник йөрәк- кан тамырлары авырулары, шулай ук бөер эшчәнлеге җитешсезлеге булган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев