Татарстанда кризис чорында эшмәкәрләргә илкүләм проект буенча ярдәм күрсәтелде
Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча финанс һәм мәгълүмати ярдәм алды.
2020 елның беренче яртыеллыгында 21 эшмәкәр Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге булышлыгы белән экспорт килешүләре төзеде. Илкүләм проект гамәлгә ашыру барышында 115 компания экспортка чыгарылды, алар барлыгы 25 миллион долларга экспорт килешүләре төзеде.
Шулай ук финанс ярдәме дә күрсәтелде: эшмәкәрләргә барлыгы 611,2 миллион сум күләмендә 378 микрозайм тәкъдим ителде. Татарстанның Гарантия фонды җаваплылыгы белән 5,1 миллиард сумнан артык күләмдә кредит чаралары җәлеп ителде.
Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленде. Азык-төлек продуктларын һәм әзер ризыкларны заказчыларга илтеп бирү хезмәтенә тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә дә барлыгы 28 миллион сум акча бирелде.
Эшчәнлекне кризис шартларында да алып барырга өйрәтү максатында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, «Технологии адаптации» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Анда катнашучылар саны 54 мең кешедән артты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев