Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда кымыз җитештерә торган бердәнбер завод 1 июньнән производствоны туктата

Питрәч районы Званка авылында урнашкан «Казан» нәселле ат заводы 1 июньнән кымыз җитештерүне туктата. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә завод директоры Марат Гыйльфанов әйтте.

 

«2020 елның 1 июненнән кымыз җитештерү линиясе реконструкциягә ябыла. 2019 елда 25 мең шешә продукция җитештерелде», — ди Марат Гыйльфанов.

Завод директоры кымызны сәнәгать масштабында җитештерү планлаштырылмаганлыгын әйтте.

«Без 70 квадрат метр мәйданда көненә 70 шешә кымыз җитештердек. Ул сувенир продукциясе буларак җитештерелде, сатудан табыш алу максаты булмады. Продуктны саклау срогы — 5 тәүлеккә кадәр, һәм без аны сәнәгать масштабында чыгарырга планлаштырмадык», — ди ул.

«Казан» нәселле ат заводы продукциясен «Бәхетле» сәүдә челтәреннән һәм Агросәнәгать паркыннан сатып алырга мөмкин иде. Ул — республикада кымызны сертификацияле продукция булып җитештергән бердәнбер предприятие. «Казан» нәселле ат заводыннан тыш кымызны Лениногорск һәм Ютазы районындагы фермерлар йорт шартларында зур булмаган күләмдә җитештерә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/25-05-2020/tatarstanda-kymyz-iteshter-torgan-berd-nber-zavod-1-iyunn-n-proizvodstvony-tuktata-5745083

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев