Казанда яшәүче 35 яшьлек ир-аттан составында марихуана булган мармеладлар тапканнар.
Тоткарланучыдан 730 грамм мармелад формасында ясалган «конфетлар» табып алганнар Татарстан Республикасының наркотикларның законсыз әйләнеше бүлеге хезмәткәрләре.
Ир-атка карата җинаять эше кузгатыла, кулга алына, мармеладлар экспертизага җибәрелә. Казанлының киләчәген суд хәл итәчәк.
Фото: Регион 116 Телеграм-каналыннан.
Нет комментариев