Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда машиналарга бәяләр ни өчен арта?

Автомобиль базарында комплектлаучы микроэлектроника җитмәү сәбәпле, дефицит барлыкка килде.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, автомобильләргә кытлык аларга бәяләрнең дә артуына китерә. Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда июль аенда илдә җитештерелгән яңа автомобильнең уртача бәясе, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 11,8% ка арткан һәм 649,9 мең сум тәшкил иткән, чит илнекеләр 28,3% ка кыйммәтләнгән. Аналитиклар фаразлавынча, якындагы айларда бәяләр үсәчәк.

«Руль артында» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков та җиңел автомобильләр базарында кытлыкны раслады. Аның сүзләренә караганда, дөнья автосәнәгате – логистика һәм элемтәнең катлаулы системасы. Бер илдә локдаун килеп җиткәч, күрше илләр дә зыян күрә. Ул ярымүткәргечләр, микрочиплар белән дефицит 2022 ел уртасына кадәр барачак, дип саный.
Чит ил автомобильләре бер ел эчендә уртача 28,3% ка, 1,246 млн сумга кадәр кыйммәтләнде.

«Автобазардагы вәзгыять ел ахырына кадәр нормаль хәлгә килмәс дип уйлыйм. Якындагы айларда автомобильләргә бәяләр 5-6% ка, ә тискәре үсеш алган очракта – 10-15% ка артуны фаразларга мөмкин", - дип саный Кадаков.

Шул ук вакытта Милли банк Татарстанда бер ел эчендә автокредитлар күләме 42% ка – 989,6 мең сумга кадәр артуын хәбәр итте. «Автомобильләрнең бәясе беренчел һәм икенчел базарда да күзәтелә, бу автокредитлар күләмендә дә чагылыш таба», - дип Милли банкның маркетинг буенча директоры Алексей Волков.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев