Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда медикларга ковидтан вакцинацияләнгән һәр кеше өчен акча түләнәчәк

Түләүләр 27 августтан алып ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Министрлар Кабинеты халыкны Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләү уздырганда медицина хезмәткәрләренә өстәмә йөкләнеш өчен стимуллаштыручы түләүләр тәртибен раслады.

Республика Хөкүмәте карарыннан күренгәнчә, бер вакциналаштырылган кеше өчен түләүнең тулаем күләме 200 сум тәшкил итәчәк.

Вакцинациянең беренче этабында медицина хезмәткәренә пациентны караган өчен 60 сум түләнәчәк, ә прививка ясау өчен — 40 сум. Икенче этапта шундый ук тәртиптә 100 сум түләү каралган.

Түләүләр 27 августтан алып ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

РФ Хөкүмәте медикларга өстәмә йөкләнеш өчен түләүләрне кертте. Коронавирустан вакцинациядә катнашучы медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыру түләүгә һәм кулланылмаган отпускны компенсацияләргә тулаем Россия буенча 7,8 млрд сум юнәлдереләчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X