Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда мөселманнар өчен хастаханә һәм санаторий барлыкка киләчәк

Казан үзәгендә мөселман сырхауханәсе төзеләчәк. Бу юнәлештә эшнең нинди стадиядә булуы турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Вакыф фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин сөйләгән. "Госмания" дип аталган бу үзәк "бердәм тәрәзә" принцибы буенча түбәндәге юнәлешләр буенча эшләячәк: - амбулатор дәвалау; - гомуми терапия; - вакцинация программалары; - лаборатория; - косметология....

Казан үзәгендә мөселман сырхауханәсе төзеләчәк. Бу юнәлештә эшнең нинди стадиядә булуы турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Вакыф фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин сөйләгән.
"Госмания" дип аталган бу үзәк "бердәм тәрәзә" принцибы буенча түбәндәге юнәлешләр буенча эшләячәк:
- амбулатор дәвалау;
- гомуми терапия;
- вакцинация программалары;
- лаборатория;
- косметология.
"Мөселманнар өчен каралган сырхауханә Тукай урамы, 3 а йорты буенча урнашачак. Хәзерге вакытта төзелешкә җирләрне әзерләү бара. Җирләрне чистартып, төзелеш материалларын ташыйбыз", - дип белдерде Р. Хәбибуллин. Аның әйтүенчә, бу эш кысаларында, Казанда мөселман табиблары ассоциациясе белән элемтәләр урнаштырылган. "Алар белән нинди җайланмалар белән тәэмин итү, кабинетларны ничек җиһазлау турында сөйләшүләр алып барабыз. Бик заманча җиһазлар куярга җыенабыз", - диде ул.
Рөстәм Хәбибуллин, сырхауханә белән параллель рәвештә, республиканың Югары Ослан районында мөселман санаторие төзеләчәген дә хәбәр итте. Аның бер як корпусы бары тик хатын-кызларга, икенче ягы ир-атларга каралачак.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев