Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда процентсыз кредит бирү программасы тәмамланды

1 октябрьдә Татарстанда 0%лы ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру төгәлләнде.

Программа пандемия чорында һәм ул китереп чыгарга кризис вакытында хезмәткәрләрнең хезмәт хакын түләүгә юнәлдерелгән иде. Ул үз эшен агымдагы елның апрелендә башлап җибәрде.

Татарстанда бу ярдәмнән 1159 эшмәкәр файдаланган. Барлыгы 3,1 млрд сумлык кредит акчалары җәлеп ителгән.

Коронавирус пандемиясеннән зыян күргән тармаклардан юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр ярдәмгә дәгъва итә алдылар. Кредит процентлары федераль бюджеттан түләнде, шуңа күрә бурычка алучыга ул 0% тәшкил итте. Кредит 6 айдан артык вакытка озайтылган очракта, алтынчы айдан соң ставканы субсидияләү туктатылды.

Пандемия чорында әлеге чара вакытлы һәм кирәкле булды, чөнки ил җитәкчелеге алдында эшләүче халыкның санын һәм мәшгульлеген максималь дәрәҗәдә саклап калу бурычы тора иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев