Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда һәр бишенче никах милләтара катнаш булып теркәлә

Татарстанда һәр бишенче никах милләтара никах булып тора. 2019 елда чит ил гражданнары белән никах, алдагы еллардагы кебек, гомуми санның 5 процентыннан артмаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

 

«2019 елда Татарстанда 24 мең 182 пар гаилә корды. Аларның 70 проценттан артыгы — 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр. Ун ел элек кызларның күпчелеге 25 яшькә кадәр кияүгә чыкса, хәзер аларның өчтән бере генә шулай чыга. Ир-атларда да шундый ук динамика күзәтелә», - диде спикер.

Әйтик, 10 ел элек — 2009 елда 35 яшьтән өлкәнрәк кәләшләр республика буенча гомуми санның 15 процентын гына тәшкил иткән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча аларның саны гомуми санның 20 процентына якын. Ә 35 яшь һәм аннан өлкәнрәк кияүләр узган ел гомуми санның дүрттән бер өлешен тәшкил иткән.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X