Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак

Авылларда сабан туе булмый.

 Быел Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Карар имзалады.

 

Сабан туен онлайн уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле. «Пандемия бераз чигенсә дә, ул әле китмәде, куркыныч тудыра. Авылларда олы яшьтәге кешеләр күп, ә шәһәрдән Сабан туена яшьләр кайта. Халыкны сакларга кирәк. Шуңа быел Сабан туен онлайн уздырырга карар кылынды. Аны Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья татарлары да карый алачак», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ул онлайн Сабан туеның ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша трансляцияләнәчәген әйтте. Ул иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр барачак. «Онлайн Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты төзелде, мәйданчыкларны, сценарийны әзерләү башланды. Сабан туеның барлык йолалары, гореф-гадәтләре сакланачак — җыр-бию дә, көрәш тә, ат чабышлары, кыр батырларын данлау да булачак», — диде ул.

Онлайн Сабан туенда театр артистлары, җырчылар белән беррәттән халык та катнашача алачак, моның өчен интерактив мөмкинлекләр булдырылачак. «Болгар» радиосында махсус викторинана бүләкләр уйнатылачак.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/29-06-2020/tatarstanda-saban-tue-4-iyuld-onlayn-formatta-uzachak-5753045

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев