Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда Саескан Тавы-Шәле автоюлына федераль статус биреләчәк

Татарстанда Саескан Тавы - Шәле төбәк автомобиль юлы федераль милеккә күчәргә мөмкин.

 

«Шәле-Баулы коридоры буенча актив фикер алышу бара. Бу коридорда Саескан Тавы-Шәле төбәк юлының М7 һәм Казан- Оренбург юлларын тоташтыра 40 чакрым озынлыктагы участогы бар. Хәзерге вакытта җир участокларын рәсмиләштерү  бара. Соңыннан автоюлны кабул итү-тапшыру өчен документларны карый башлыйбыз», -  дип сөйләде «Татар-информ»га  «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы җитәкчесе Илдар Минһаҗев.

Аның сүзләренчә, кабул итү-тапшыру процессы якынча киләсе елның июнендә тәмамланачак. «Шулай ук „Росавтодор“ федераль юл агентлыгы белән республика җитәкчелегенең автомобиль юлының бу участогын дүрт полосалы итәргә дигән килешүе дә бар иде», — диде ул.

Элегрәк «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы Казан — Малмыж төбәк автомобиль юлын федераль милек итеп кабул иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев