Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда сайлаучыларның уңайлылыгы турында фикер алышачаклар

11 июньдә 12:00 сәгатьтә «Минем тавышым» форумы үз эшен башлап җибәрә.

Утырышның темасы "Сайлаулар-2021: сайлаучының уңайлылыгы". Федераль экспертлар татарстанлылар белән бергә 2021 елда сайлау процессына нинди яңалыклар кертеләчәге һәм сайлаучылар белән аралашуның ничек үзгәрәчәге турында фикер алышачаклар.

Җанлы дискуссия Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Youtube сайтында трансляцияләнәчәк, менә сылтамасы:  https://youtu.be/EyC-oqYwarQ"   Тамашачыларның үз сорауларын турыдан-туры эфирда бирү мөмкинлеге булачак.

Форум экспертлары:

Александр Малькевич - РФ Иҗтимагый палатасының мәгълүмати җәмгыятьне, ММЧ һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, Дистанцион Электрон тавыш бирүне Иҗтимагый күзәтү буенча эшче төркем җитәкчесе, "Санкт-Петербург" телеканалы генераль директоры
Андрей Цепелев - "Диалог" компетенцияләр үсеше үзәге җитәкчесе;
Айрат Хәйруллин-Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры һәм башкалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев