Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда өстәмә чикләүләр кертү өчен нигез юк

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында чикләү чараларын кире кайтару өчен нигез юк. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

 

«Бүгенге көндә вазгыять тотрыклы булып кала һәм Татарстанда өстәмә чикләү чаралары кертү өчен бернинди нигез күрмибез», — дип искәртте спикер.

Баш санитар табиб татарстанлыларның сәламәтлеге үзләренең җаваплылыгына бәйле булуын әйтте. Ул битлек киюнең әһәмияте турында искәртте, чөнки шәхси саклану чараларын кулланган очракта коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы кими, дип билгеләп үтте Патяшина.

«Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять тотрыклы, әмма киеренке булып кала», — диде ведомство җитәкчесе.

Ул соңгы ике көндә республикада коронавирус йоктыручыларның берникадәр артуын (моннан алдагы көннәр белән чагыштырганда 4-5 кешегә) билгеләп үтте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев