Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда студентлар хезмәт инклюзив отряды эшли башлаячак

1 октябрьдән энергоуниверситет базасында Татарстанда студентлар хезмәт инклюзив отряды гамәлгә ашырыла башлаячак, әлеге проект Росмолодежьдан «Территория смыслов» форумында 100 000 грант отты.

Проект эшчәнлеге 18-30 яшьлек инвалидларны һәм гражданнарны социальләштерү, интеграцияләү проблемаларын хәл итүгә юнәлтеләчәк.

Проектны тормышка ашыру кысаларында эш урыннары тәкъдим итү һәм физик мөмкинлеге чикле булганнарның потенциалын ачу, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең нәтиҗәле интеграцияләнүенә һәм социальләшүенә ярдәм итү торган хезмәт отрядын формалаштыру планлаштырыла.

Проектны тормышка ашыру барышында отрядның 40 әгъзасы өчен белгечлекләр буенча махсус һөнәри укыту үткәрү; проектның партнеры булган волонтерлар ягыннан кураторлык ярдәмен оештыру; белгечләр катнашында лекцияләр, тренинглар, ачык диалоглар үткәрү; Татарстанда эш эзләүчеләргә  эш урыннар бирә торган  предприятиеләренә күчмә экскурсияләр оештыру һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X