Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 54 яңа очрагы ачыкланган

Татарстан табиблары тәүлек эчендә Сovid-19 коронавирусының 54 яңа очрагын ачыклады. Лениногорскида яңа очрак юк.

Авыручылар саны кичә теркәлгән күрсәткечтән тугыз очракка кимрәк.

20 кеше хастаханәдә,  34 кеше өйдә дәвалана.

Авыруларның күбесе 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр – алар 21 кеше. 14 кеше - 50дән 60 яшькә кадәр булганнар.

Инфекциялеләрнең күбесе – 39 кеше Казанда ачыкланган. Икенче урында Апас районы – анда дүрт очрак теркәлгән. Өченче урында Чаллы, анда авыруны өч кеше йоктырган.

Әтнә районында - 4, Лаеш, Түбән Кама, Питрәчтэ икешәр, Буа районы, Яшел Үзәндә берәр очрак билгеле.
 

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда Covid-19 авыруының 2966 очрагы теркәлгән. Пациентларның күпчелек өлеше инде терелде һәм дәвалау учреждениеләреннән чыгарылды.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев